Благовещен шәһәрендә башыннан кан агып торган баланы коткарганнар.
Благовещендагы күп фатирлы йортларның берсендә коточкыч вакыйга булган. Күршеләр ачык фатирдан бала елавын ишеткәннәр.Кереп карасалар, алар таң калган: бүлмәдә ике яшьлек бала, ә аның башыннан кан агып торган. Сабый фатирда әнисе белән бергә булган, әмма хатын улын карарлык хәлдә булмаган - исереп йоклап яткан.
«Панорама» басмасы хәбәр иткәнчә, күршеләр кичекмәстән ашыгыч ярдәм һәм полиция чакырткан. Сабыйны шунда ук дәваханәнең кабул итү бүлегенә алып киткәннәр, анда аны табиблар тикшергән. Тиздән дәваханәгә баланың борчылган әтисе килеп җиткән, ул үзен әлегә гаиләдән аерым яшәвен әйткән. Ир кеше улын Уфа дәваханәләренең берсенә МРТ үтәргә алып барган. Бәхеткә, сабыйның бернинди җитди җәрәхәтләре дә табылмаган, дәваханәдән соң әтисе аны үзенә алып киткән.
Ә менә полицейскийларга әнисенең ни өчен улы турында бөтенләй кайгыртмавын һәм аның тормышын куркыныч астына куюын ачыкларга туры киләчәк. Тикшерү башланган.
Фото:
https://go.mail.ru/redir