Ир, кое чокырына төшкән эткә ярдәм итәм дип, үзе шунда егылган.
Бу хәл Яр Чаллыда булган. Арытаба ир ярдәм сорап кычкыра башлаган. Урындагы халык аның тавышын ишетеп, ярдәмгә килгән. Алар шунда ук коткаручылар чакырткан.
Алар килеп җиткәнче, кешеләр 4 метрлы чокырдан ирне чыгара алган. Ул төрле җәрәхәтләр белән дәваханәгә озатылган. Әмма эт чокырда торып калган. Аллаһка шөкер, бирегә килгән коткаручылар эткә ярдәм иткән.
Арытаба коткаручылар белән бирегә килгән халык ташландык кое чокырын такталар белән каплап куйган. Шулай ук, аның турында урындагы хакимияткә дә хәбәр ителгән.
Фото: sobitie.com.ua сайтыннан