Башкортстанның Салават шәһәрендә 10 яшьлек баланы бәрдергәннәр.
Төбәк автоинспекциясе мәгълүматларына караганда, юл-транспорт һәлакәте Космонавтлар бульварында булган. «Toyota Land Cruiser» руле артында 37 яшьлек ир барган булган. Аның машинасында видеорегистратор торган.
Видеода күренгәнчә, кинәт юл уртасына юл кагыйдәләре буенча тиешле булмаган урында 10 яшьлек малай йөгереп чыккан.
Нәтиҗәдә, ир аны бәрдергән. Авария нәтиҗәсендә мәктәп укучысы җәрәхәтләр алган.
ЮХХДИ хезмәткәрләре җәяүлеләрне юл кагыйдәләрен үтәргә чакыра. Әлеге вакытта республикада "Җәяүле" операциясе бара һәм хокук сакчылары җәяүлеләрнең юл кагыйдәләрен бозуга аеруча зур игътибар бирә.
Фото: "Башинформ" агентлыгы