Кичә төнлә Ишембай районында үлем белән тәмамланган авария булган.
Бу хакта Башкортстанның ЮХХДИ хезмәткәрләре хәбәр итә.
Авария Ишембай - Алебастровый юлының беренче километрында булган. Урындагы 41 яшьлек кеше "ВАЗ-21099" машинасы белән идарә итә алмыйча юл кырыена чыгып очкан. Аның 42 яшьлек пассажиры алган җәрәхәтләрдән үлгән, шофер үзе дәваханәгә озатылган.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк: ир элегрәк машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән булган. ЮХХДИ хезмәткәрләре бу хәл буенча тикшерү башлаган.
Фото: Горобзор.ру сайтыннан