Дагыстанның Леваш авылында яшәүче хатын куркыныч хәлгә тарыган. Арыган хатын көндез агач төбенә утыра һәм үзе дә сизмәстән йоклап китә. Шул вакыт яныннан шуып баручы елан аңа игътибар итә дә инде. Ул хатынның өстенә үрмәли һәм авызына кереп китә... Табибларга хатынга операция эшләргә туры килә. Моның өчен алар махсус шланг ярдәмендә еланны эләктереп алганнар һәм аны хатынның авызыннан тартып чыгарганнар. Еланның озынлыгы бер метрдан артык булган... Фото:iz.ru