27 сентябрь – Бөтендөнья туризм көне.
Һәр кеше дөньяның матурлыгын күрергә хокуклы һәм туризм өлкәсе мондый мөмкинлекне бирә. Бөтендөнья туризм көне – бу өлкәдә эшләүче сәяхәтчеләр һәм профессионаллар бәйрәме. Аны дөньяның 150дән артык илендә, шул исәптән Русиядә дә, билгеләп үтәләр. Быел бәйрәм уңаеннан зур шәһәрләрдә традицион чаралар планлаштырыла.
Быел коронавирус инфекциясе таралу хәвефенә бәйле чит илләргә чыгу тыелды. Шуңа күрә күп кеше Русиядә ял итте һәм бу илдә туризм үсешенә зур этәргеч булды. Бу шартларда бездәге туризмның уңай һәм кире яклары да күренде.
Башкортстанга туристлар агымы, тармак экспертлары бәяләвенчә, июль-август айларында узган ел дәрәҗәсеннән ике тапкыр артып китте. Кунакханәләрдә һәм ял базаларында урыннарны броньлау мөмкин түгел диярлек иде. Бу хакта Башкортстанның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Салават Нәфыйков хәбәр итте.
Быел республикага 2,7 миллион турист килгән, бу, узган елдагы белән чагыштырганда, 200 меңгә күбрәк. Туризм өлкәсендә түләүле хезмәтләр күләме 13,5 миллиард сумга җиткән, бу — Русия төбәкләре арасында тугызынчы урын. Шул ук вакытта 4,9 миллиард сумлык сәламәтләндерү хезмәтләре күрсәтү буенча Башкортстан Идел буе федераль округында беренче урынны һәм илдә бишенче урынны алып тора.
– Без республикада туристик бумны күзәттек һәм төп бурыч – бу трендны көз һәм кыш айларында да саклап калу, һәм иң мөһиме – Башкортстанга килгән һәр кешедә безгә аның тагын да килү теләген булдыру, – диде Салават Нәфыйков.
Шулай ук агымдагы елда Уфа профильле продукция булдыру өлкәсендә “Туристлык сувениры” конкурсының Бөтенрусия этабын үткәрү хокукын алды. Анда катнашучылар саны 2000гә кадәр булыр дип көтелә. Шулай ук 2021 елда Бөтендөнья фольклориадасы һәм “Апимондия” халыкара умартачылар конгрессы кунакларын кабул итү программасы эшләнә. Болар барысы да республикада туризмны үстерүгә зур мөмкинлекләр ача.
Шуны да әйтергә кирәк: күптән түгел “Янгантау” геопаркы ЮНЕСКО бөтендөнья челтәренә кертелде – бу Русиядә шундый югары халыкара статус алган беренче геопарк.
Шулай ук, туризм инфраструктурасын формалаштыру, “Шүлгәнташ” һәм “Торатау” геопарклары территориясендә мәдәни-тарихи объектлар төзү буенча колачлы проектларны гамәлгә ашыру дәвам итә. Моннан тыш, Әбҗәлил, Белорет һәм Бөрҗән районнары территориясендә “Урал” туристик-рекреацион тибындагы махсус икътисади зона булдыру проекты старт алды. Махсус икътисади зона үсеше концепциясе ел ахырына кадәр эшләнәчәк. Туристлар агымын арттыру һәм шәһәр туризмын үстерү өчен 1 августтан Уфада ике катлы туристик автобус йөри башлады, шәһәр буенча бушлай экскурсияләр үткәрелә.
Республикада яшәүчеләр өчен Кандракүл, Аслыкүл һәм Яктыкүл иң популяр урыннар булып кала. Урындагы халык Морадымга һәм Торатауга йөрергә дә ярата. Башка төбәкләрдән туристлар Ирәмәл тавына да күпләп килә.
Экспертлар билгеләвенчә, Русиядә ял итүчеләр күрсәтелгән хезмәтләрдән канәгать калган. Әмма туристлар фикеренчә, Русиядә, башка илләр белән чагыштырганда, хаклар күпкә кыйммәтрәк һәм бу өлкәдә башкарасы эшләребез күп әле.
Шулай ук, халык Русиядә ял итсен өчен ил Хөкүмәте дәүләт ярдәме дә күрсәтте. Ил буйлап туристик сәфәрләр өчен кешбэк программасы 20-21 август төнендә старт алды. Турны сатып алырга һәм акчаны 20 процентка кадәр кире кайтарырга атна дәвамында, 28 августка кадәр мөмкин иде. Программада Русиянең барлык төбәкләре буенча оештырылган турлар һәм круизлар катнашты. Шулай ук кешбэкны түләүле кунакханә өчен үзе ял урынына килгән кешеләр дә кайтара алды. Бу программа белән илдә 50 меңнән артык кеше кулланган һәм акчаларын кайтарган.
Ример НАСРЕТДИНОВ.