+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
1 Октября 2020, 12:20

Тимати белән Киркоров сугышкан, диләр...

Нәрсә бүлешә алмаганнар икән?

Нәрсә бүлешә алмаганнар икән?

Бу күптән булган хәл. Ул турыда журналистларга Тимати сөйләгән. Филипп Киркоров тамаша һәм фестивальләрне оештыручылардан Тимати белән хезмәттәшлек алып бармауны һәм аны концертлардан төшереп калдыруны сораган. Арытаба ачыклануынча, бер интервьюсында Тимати Киркоров башыннан көлгән булган. Тимати сүзләре буенча, алар бер тапкыр күрешкәндә сугышып та китә язган.

Артистларны татулаштырырга Григорий Лепс ярдәм иткән, ул ике елга якын Тиматидан Киркоровтан гафу үтенүен сорап йөргән. Ахыр чиктә Тимати Киркоров белән низагның бетмәячәген аңлый, шуңа күрә Лепс киңәшенә колак салырга була. Хәзер җырчы белән рэпер яхшы мөнәсәбәттә һәм хәтта гаиләләре белән бер үк курортларга ял итәргә дә бара.

Фото: РИА новости
Читайте нас