Моны Уфада яшәүче ир белә.
Уфада бер ир 9,3 миллион сумнан артык акча откан, дип хәбәр итә "Гослотерея" матбугат хезмәте.
Хәбәрдән күренгәнчә, уфалыга кесә телефоныннан нибары 40 сумга сатып алынган бәхетле билет зур сумма алып килгән. Уңыш турында хәбәр иргә бүген килеп ирешкән. Хәзер аны җиңүне рәсмиләштерү өчен Мәскәүдә көтәләр.
Искәртеп узабыз, элегрәк Башкортстанда яшәүче берәү 14 миллион сумнан артык акча откан иде.
Фото: aif.ru