Колледж укытучысы яңа туган сабыйның үлемен шул “шайтан” белән бәйли.
Белгородтагы механика-техника колледжының 63 яшьлек укытучысы икенче курс студентларына дәрестә, этләр шайтан белән “ассоциацияләнә” һәм яңа туган сабыйга үлем китерә, дип белдергән. Бу хакта “Подъем” басмасы яза.
Лекциянең аудиоязмасы “ВКонтакте” социаль челтәрендә таралган. Педагог, йортта зыян китермәүче мәчеләр генә яши ала, дип сөйли. Ә этләр явызлык белән "ассоциацияләшә", шуңа күрә аларны ояда яисә вольерда тотарга кирәк, имеш.
“Гаиләдәге барлык начар мөнәсәбәтләргә этләр сәбәпче. Кечкенә бала туганда этләр сабыйга зыян, хәтта үлем китерергә мөмкин. Этләр бик көнчел була”, — ди педагог.
Колледж директоры Сергей Зарубин, мәгариф учреждениесендә барлык хайваннарны да яраталар, дип белдерә. Ул, шулай ук, педагогның гадәти булмаган лекциясен ачыкларга һәм гаеплеләргә җәза бирергә вәгъдә итә.
Укытучы, этләрнең шайтан белән тиңләшүен “телевизорда руханилардан” һәм китаплардан укып белдем, дип аңлата.
Фото: sobaki-pesiki.ru