+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
8 октябрь 2020, 15:11

Баймак Мәскәүдә мактала

Башкортстан шәһәрләрен үстерү институты белән Территорияләрне үстерү үзәге вәкилләре августта Баймак шәһәрендә булып киткән иде. Экспертлар шәһәрнең киләчәктәге үсеше турында сөйләште һәм яңа проект белән таныштырды. Нәкъ шушы проект 2020 елгы конкурста җиңү яулаган.

Институтның проектлаучылары гамәлгә ашырыла башлаган “Баймакның алтын боҗрасы” проекты турында сөйләгән иде. Моннан соң экспертлар, урындагы халык белән киңәшләшеп, “боҗра”ның төп нокталарын алтын җепләр белән бәйләүче арт-объект булдырган.

Бүген, 8 октябрьдә, Башкортстан шәһәрләрен үстерү институты Мәскәүдә узган халыкара архитектура һәм дизайн күргәзмәсендә катнашты. Анда Мәскәүнең архитектура һәм шәһәр төзелеше буенча комитеты идарәсе җитәкчесенең урынбасары Мария Синичич Баймакны уңышлы проектлар үрнәге буларак таныштырды.

Фото: Институт развития городов Башкортостана
Читайте нас