Журналистика өлкәсендә иң яхшы эшләр өчен Башкортстан Хөкүмәтенең Шаһит Ходайбирдин исемендәге премиясенә 2020 елда лаек булучылар ачыкланды.
Менә алар:
“Молодежная газета” хәбәрчесе Эмилия Завричко – гәзиттә социаль әһәмияттәге темаларга басылган язмалары өчен;
“Йәшлек” гәзите хәбәрчесе Нур Казырбаев - спорт тематикасына кагылышлы материаллар циклы өчен;
журналистика ветераны Зөһрә Котлыгилдина - “Сугыш балалары сөйли” китабы өчен.
Бүләкләү тантанасы бүген Республика йортында уза.