«Бүген эшкә чыгарга тиеш иде, әмма ул анда килмәгән. Узган атнада беренче тапкыр көндезге сменада үзен алыштыруны сораган, ә төнгә салмыш килгән. Гәрчә ул һәрвакыт эшкә җаваплы карый иде. Атна буе әтисе өйдә булмады. Якшәмбе көнне кайтса, өстәлдә өч шешә перцовка торган, ә Михаил үзе йоклап яткан. Әтисе аны артык кычкырынмый гына шелтәләп алган. Ул аны тыныч кына тыңлап торган да таң алдыннан чыгып киткән. Без аны әнисе каберенә, зиратка киткәндер дип уйладык, әмма без анда бернинди дә эз тапмадык», — дип сөйли Михаилның туганы.
Якыннарының сүзләренә караганда, Михаилның хатыны да, балалары да булмаган. Ул әтисе һәм әнисе белән бергә 2016 елда Вологдадан Иглингә күченеп килгән.
Гаилә шушы көннәрдә тимер юл һәм автобус вокзалларын урап чыга, тик Михаилны анда беркем дә күрмәгән. Туганнары билгеләп үткәнчә, ирнең мондый кылыгы аңа хас түгел. Ул элек хәмер белән мавыкмаган, югалып та тормаган.
Михаилны буе - 175 сантиметр, чандыр гәүдәле, зәңгәр күзле. Яктылык кайтаргыч өлешләре булган кара-зәңгәр куртка , кара-соры трико, кара-соры кирза ботинкалар кигән.
Михаил турында берәр нинди мәгълүматыгыз булса, ашыгыч хезмәтләрнең бердәм номерына (112), волонтерларга (8-800-700-54-52), яки туганнарыгына (8-965-933-48-40) шалтыратуыгыз сорала.
Фото: "Лиза Алерт"