+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
10 октябрь 2020, 14:43

Санкт-Петербургта яшәүче иң чибәр башкорт кызы – Күгәрчен районыннан

Санкт-Петербург шәһәрендә “Сылукай-2020” Бөтенрусия башкорт сылулары конкурсы узды. Шәһәрдә мондый бәйрәм беренчегә генә узмый. 2014 елда ук “Һомай” дефиле-театры һәм Башкорт милли-мәдәни автономиясе белән берлектә “Аманат” башкорт яшьләре ассоциациясе башкорт сылуларын конкурста сынады.

Шул вакыттан шәһәрдә мондый конкурслар ел саен уза.
Кызлар берничә этапта ярышты. Танышу, дефиле, жюри сорауларына җавап бирү, иҗади конкурслар булды.
Тамашачылар алдында финалга чыгучылар гына түгел, ә “Петербургский Weekend” шоу-балеты, скрипкачы Айсылу Сәйфуллина, Башкортстан кунаклары Зилия Бәхтиева, Илнур Рамазанов һәм Нәркәс Юлдашева да чыгыш ясадылар.
Конкурста 9 кыз катнашты. Җиңүче таҗы Диана Байназаровага бирелде. Ул – Күгәрчен районы кызы.
Диана финалда Санкт-Петербург исеменнән чыгыш ясаячак. 1нче урын – Санкт-Петербургтан Элина Ибраһимовада, 2нче урын – Баймак районыннан Айгизә Халиковада, 3нче урын – Баймак шәһәреннән Альбина Әхмәтовада.
Бөтенрусия башкорт сылулары конкурсы 11 октябрьдә Мәскәүдә узачак.

Фото: Республиканский центр народного творчества
Читайте нас