Ни өчен икән?
Бу көннәрдә телетапшырулар алып баручы Андрей Малахов, җырчы Наташа Королевага шалтыратып, аның гаиләсе турында тамаша ясамаячагы хакында әйткән. Наташа мондый гамәл өчен аңа рәхмәт хаты язган:
"Дустым минем, Малахов! Тапшыру ясамаганыгыз, ярдәмегез һәм аңлавыгыз өчен рәхмәт, бөтен командагызга кешелек кыйммәтләренең приоритетлы булуына рәхмәт! Бу минем өчен бик мөһим", - дип язган ул.
⠀
Тик икенче көнне «Россия-1» каналында "йолдызлы" гаиләнең аерылышуга якынлашуына багышланган тапшыру чыккан. Тамашаның төп чакырылган кунагы Королеваның ире Сергей Глушконың сөяркәсе Анастасия Шульженко булган.
⠀
- Наташа котырды гына, ул моңа кадәр Андрейның нинди яхшы дус икәнлеге турында сөйләде. Ә хәзер ни әйтергә дә белми. Ул хәтта судка бирергә теләвен дә белдерде, - дип уртаклашкан җырчының дусты.
Фото:" новости шоу-бизнеса" сайтыннан