

Ул бик якын дустын югалткан.
Республика Башлыгы Радий Хәбиров күңелсез хәбәре белән уртаклашкан.
Исегездә булса, күпмедер вакыт элек социаль челтәрдәге битендә Башкортстан Башлыгы "Ланселот" кушаматлы көчек фотосын бастырып чыгарган иде. Шул эт үлгән.
- Бу минем тормышымда иң яхшы этләрнең берсе иде. Нык акыллы иде, бер ел гына яшәде, әмма, кызганычка каршы, бик фаҗигале һәлак булды, - дип уртаклаша Радий Хәбиров.
Шулай ук, ул аларның гаиләсендә яңа җанвар– немец овчаркасы барлыкка килүен дә өстәгән.
- Хатыным күз тимәсен өчен аның фотоларын челтәргә куюны катгый тыйды, - дип белдергән республика Башлыгы.
Фото: bashinform.ru