Архангель районында яшәүчеләр өйләре янган Вәлиевларның күпбалалы гаиләсенә йорт сала.
Сухополь авылыннан Айрат һәм Гөлзифа алты бала үстерәләр. Август аенда янгын аларның йортын, шул исәптән документларын да юкка чыгарган. Янгынның сәбәбе - төзек булмаган электрүткәргеч. Янгыннан со гаиләгә ата-аналары янында яшәргә туры килә.
Гаиләнең бәласе күпләрне битараф калдырмаган. Русия Герое М. Шәйморатов исемендәге ирекле мобиль отряд әгъзалары, эшкуарлар белән килешеп, төзелеш өчен бура тапкан. Һәм Вәлиевлар район үзәгендә берничә ел элек күпбалалы гаилә буларак бирелгән участокта яңа йорт төзергә карар кылган.
Волонтерларына авылдашлары, башка районнардан битараф булмаган кешеләр дә кушыла. Җыелышып, янгыннан каза күргән гаиләгә йорт төзи башлыйлар. Иреклеләр мобиль отряды берничә тапкыр зур өмә оештыра. Хәзерге вакытта йортның нигезе салынган, борыстан бура җыю тәмамланып килә.
Моннан тыш, шушы көннәрдә Вәлиевлар гаиләсенә өч бүлмәле фатир ачкычлары тапшырылды. Аны сатып алу өчен «Игелекле эшләр» хәйрия фонды акча бирде. Торак беренче чиратта кирәкле әйберләр белән җиһазландырылган. Яңа йортка күчүчеләргә, җиһазлардан тыш, савыт-саба, урын-җир кирәк-яраклары бүләк иткәннәр, бу җәһәттән депутатлар, предприятие җитәкчеләре, район эшкуарлары иганә ярдәме күрсәткән.
Бу вакыйга бердәмлектә көч булуын тагын бер кабат раслады. Вәлиевлар үзләренә ярдәм итүчеләргә чиксез рәхмәтле.
Фото: bashinform.ru