+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
18 октябрь 2020, 18:34

29 яшьлек хатын ике баласы белән "Toyota"да әйләнгән

Бүген көндез Уфада Сун-ят-Сен урамы тәмамланып, Ветошников урамы башланган борылышта җитди юл-транспорт вакыйгасы булган. Трамвай юллары уза торган юлда "Hyundai Getz" һәм "Toyota RAV4" бәрелешкәннәр. Кроссовер бәрелүдән түбәсенә әйләнеп яткан.

Трамвай юлларындагы авария аркасында бөтен электр транспорты туктаган.
"Бу урын, чынлап та, куркыныч — трамвай рельслары янында текә борылыш, ә машиналар кайчагында зур тизлек белән йөри. Кайчандыр бу хәл булырга тиеш иде", - ди урында яшәүче халык.

Башкаланың Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте аңлатуынча, "Toyota RAV4" руле артында 29 яшьлек хатын-кыз Менделеев урамы ягыннан Сун-Ян-Сен урамы буйлап килеп, "Hyundai Getz" автомобиле белән бәрелешүгә юл куйган. Бәрелүдән кроссовер әйләнгән.

"Toyota" машинасын йөртүчене һәм аның ике баласын ашыгыч ярдәм машинасы дәваханәгә илткән. Юл-транспорт һәлакәтенең барлык хәл-шартлары да ачыклана.

Фото: ЮХХДИның матбугат хезмәте
Читайте нас