Башкортстанның Белорет районында беренче кар яуды. Социаль челтәрләрдә туристлар явым-төшемнең Ирәмәл тавы һәм Ялангач тау бите тирәсендә күзәтелүе турында хәбәр итте.
Gismeteo мәгълүматларына караганда, Белорет районында әлегә болытлар аз, термометр баганалары +1 градуска кадәр төшкән.
21-24 октябрьдә Уфада төннәрен -1дән -3 градуска кадәр суытуы, кырау төшүе, җиңелчә кар рәвешендәге явым-төшем көтелә.