+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
19 октябрь 2020, 10:15

Хәзер ул машина 10 ел гаражда череп утырачакмы?

Филипп Киркоров 8 яшьлек малаена 30 миллион сумлык машина алып биргән.

Филипп Киркоров 8 яшьлек малаена 30 миллион сумлык машина алып биргән.

Җырчы НТВ эфирында улы Мартин өчен «Роллс-Ройс» маркалы автомобиль сатып алуын хәбәр итте. Бала бу хакта белгән һәм рульгә утырыр өчен 18 яше тулуын түземсезлек белән көтә.

Артист сүзләренә караганда, Мартин автомобиль маркаларын ике елдан ук аера башлаган. Ә менә җырчының кызы Алла-Виктория машиналарга битараф: "аңа күбрәк атларда йөрү ошый", - дип шаяртты Киркоров.
Җырчының җанатарлары аның машина алуын хупламаган. "Хәзер ул машина 10 ел гаражда череп утырачакмы?", - дип яза алар.

Шунысы сәер: соңгы вакытта җырчылар концертлар куярга ярамаганлыктан акчасыз калдык, дигән булдылар. Димәк, бу пандемия Киркоров "кесәсе"нә сукмаган...

Фото: "Интересные новости в мире" сайтыннан


Читайте нас