"Уфа-2" шәһәрчеге янындагы мәйданда парк җәелдерелеп, чиркәү төзеләчәк, дип хәбәр итте Хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров. Мондый тәкъдим белән халык үзе чыкты, дип аңлатты ул.
Казу эшләре башкарылачак мәйданчыкка килгәндә, республика Башлыгы "тарихчылар тәкъдим иткән проектны ничек тормышка ашыру турында уйларга" вәгъдә итте.
"Әгәр мондый карарлар кабул итмәсәк, икенче мәйданчыкта инде күптән йортлар салыр идек", — дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.
Воровский һәм Вәлиди урамнары киселешендәге Барлык Изгеләр гыйбадәтханәсенә 17 октябрьдә нигез салынды. Таш кую тантанасында Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров, республика Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин катнаштылар.
Уфа һәм Стәрлетамак митрополиты Никон ташны изгеләндерү йоласын үткәрде.
Фото: "Башинформ"