+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
20 октябрь 2020, 15:11

Радий Хәбиров дәүләт бүләкләре тапшырды

Бүген Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республиканың халык шагыйре Мостай Кәримнең тууына 101 ел тулу уңаеннан дәүләт бүләкләре тапшырды. Күренекле язучының исемен мәңгеләштерүгә зур өлеш кертүчеләргә Мактау грамоталары, исемнәр һәм Рәхмәт хатлары бирелде.

- Башкортстанда һәм Русиядә яшәүче һәркем өчен Мостай Кәрим исеме, әлбәттә, аерым әһәмияткә ия. Ул - халык шагыйре, зирәк остаз, сугышчы-фронтовик. Безнең республикабызның рухи халәтенә зур йогынты ясаган кеше, - диде Радий Хәбиров. – Ул бик гади, игелекле кеше иде. Аның белән шәхсән аралашучыларның күбесе бу очрашулар турында истәлекләрне һәрвакыт саклый. Мин дә искәрмә түгел, аның кешелеклелек сыйфатларын тойдым. Аның турында искә алганда һәрчак күңелемдә җылылык тоям.

Республика Башлыгы былтыр Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулуга багышланган чараларда актив катнашучыларга рәхмәт белдерде, шулай ук «Сеңелкәш», «Таганок отряды» нәфис фильмнары өстендә эшләгән иҗат коллективларын аерым билгеләп үтте.

– Русиянең киң прокатына чыккан һәм тамашачылар мәхәббәтен яулаган «Сеңелкәш» фильмы безнең республиканың нинди матур булуын, бездә нинди искиткеч кешеләр яшәвен күрсәтте, - дип ассызыклады Радий Хәбиров.

Фото: Республика Хөкүмәтенең матбугат хезмәте
Читайте нас