+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
20 октябрь 2020, 11:50

Шөпшә чагып үтергән...

Бу хакта хатын-кызның танышы белдергән.

Бу хакта хатын-кызның танышы белдергән.

"Яшел Русия" партиясенең Мәскәү бүлекчәсе вәкиле Александра Аставинаны фатирында үле килеш тапканнар. Беренчел мәгълүматлар буенча, 39 яшьлек хатын-кызның үлеменең сәбәбе - шөпшә чагу.

Фаҗига бер көн элек Аставина телефон аша сөйләшкәндә булган. Әңгәмә вакытында эколог су эчмәкче булган һәм шул вакытта аны шөпшә чаккан. Хатын бу хәл турында әңгәмәдәшенә сөйләгән, бер минуттан соң хәле начараюга зарланган, арытаба элемтә өзелгән.

Аның танышы янә шалтыратып караган, өенә барган, әмма ишекне беркем дә ачмаган. Арытаба ул полиция хезмәткәрләрен һәм ашыгыч ярдәм чакырткан. Ишекне ачкач, диванда хатын-кызның гәүдәсе табылган.

Танышының сүзләренә караганда, Аставина аллергиягә, яки сәламәтлеккә бәйле башка проблемаларга зарланмаган. Үлемнең төгәл сәбәбен табиблар ачыклаячак. Бер ел чамасы элек эколог йөрәк авыруларыннан дәваланган, дип хәбәр ителә.

Фото: РИА Новости
Читайте нас