Мәскәү өлкәсенең Лобня шәһәрендә үсмер малай Бөек Ватан сугышы чорыннан калган миномет минасында шартлаган. Ул аны “Созвездие” балалар үсмерләр клубына портфелендә алып кергән.
14 яшьлек үсмер ашыгыч ярдәм килгәнче җан биргән. Мина аның ботларын зарарлаган.
Хокук саклаучылар минаның ничек үсмер кулына эләгүен ачыклый.
Шартлау вакытында малай берүзе булган, башкача каза күрүчеләр юк.
Фото: uaportal.com