Туймазыда туган якны өйрәнүчеләр Башкортстанның Стратегик тикшеренүләр институты һәм «Шәҗәрә» тарихи мирасны өйрәнү үзәге экспертлары белән очрашты. Чара Гражданлык башлангычларына ярдәм фонды ярдәме белән узды.
«Туймазы хәбәрләре» хәбәр итүенчә, Башкортстан Стратегик тикшеренүләр институтының өлкән фәнни хезмәткәре, философия фәннәре кандидаты Рәфил Асылгуҗин институт галимнәре әзерләгән «Төньяк-көнбатыш Башкортстанның башкорт ырулары һәм авыллары картасы»н тәкъдим итте.
Бу картада районның кайсы торак пунктларында башкорт ырулары күпләп яшәве ачык күрсәтелгән. Карта ярдәмендә Туймазы җирләрендә, нигездә, кангылы һәм елан ырулары башкортлары яшәве ачыкланды, әмма анда башка ыруларның да килеп урнашуы билгеле булды.
– Бу проектны тулы хокук белән халыкныкы дип атарга була, чөнки карта төзегәндә, архив һәм статистика материалларыннан тыш, туган якны үзләре теләп өйрәнүчеләр мәгълүматын да кулландык, - диде Рәфил Асылгуҗин.
– Бүгенге көндә тәкъдим ителгән пособиеләр һәм методик рекомендацияләр миңа туган якны өйрәнү эшендә алга барырга ярдәм итәр дип өметләнәм, – дип билгеләп үтте Туймазы районының Балтай авылында яшәүче Марат Дәүләтов. - Мин үз шәҗәрәмне төзү белән 10 елдан артык шөгыльләндем. Һәм бу вакытка кадәр ата-бабаларым турында мәгълүмат җыюны дәвам итәм. Бүгенге көндә мин 21нче буынга кадәр үз тамырларым турында мәгълүматны тергездем һәм алар барысы да документаль рәвештә расланган. Әмма минем шәҗәрәм турында 32нче буынга кадәр мәгълүмат бар, аларның 11е турында мәгълүмат документаль ныгытылмаган – мин моның өстендә эшлим. Шәҗәрә төзегәндә мин, шулай ук, берничә йөз ел тәшкил иткән туган авылым Балтайның тарихы турында да мәгълүматны тирәнтен өйрәнү, җыю белән шөгыльләндем, шуңа күрә минем эшем якташларыма да кирәк булачак.
Марат Низаметдин улы районның авыл мәктәпләренең берсендә тарих укыта, үз дәресләрендә укучылар белән туган як тарихы турында җыелган мәгълүмат белән уртаклаша.
«Тамга» берләшмәсе җитәкчесе Зөлфия Краснова борынгы милли киемнәрне тергезү өлкәсендәге табышлары белән уртаклашты. Аның җитәкчелегендә Башкортстанның төньяк-көнбатыш районнары буенча этнографик экспедицияләр уза.
Фото: “Туймазы хәбәрләре”