Элегрәк «Башинформ» агентлыгы Уфа шәһәре хакимияте башлыгының "больничный"да булуын хәбәр иткән иде.
Өлфәт Мостафин пневмония белән авырый. Бу хакта Уфа мэриясе матбугат хезмәтендә рәсми рәвештә белдерәләр:
«Авыруы уртача авырлыкта уза. Табиблар ике атна дәвамында ул савыгыр һәм тулыканлы эшкә әйләнеп кайтыр дип өметләнә. Сәламәтлек торышы турындагы детальләрнең шәхси мәгълүматлар һәм һәр кешенең үзе турында барлык нечкәлекләрне хәбәр итмәскә хокукы булуын исәпкә алуыгызны сорыйбыз. Уфа штат режимында эшли. Мэр авыруы шәһәр халкының тормыш сыйфатына берничек тә йогынты ясамаячак», — дип билгеләп үтәләр анда.
Фото: башинформ