Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгы Зубово госпиталендәге түшәмнең җимерелүе уңаеннан түбәндәгеләрне җиткерә.
«Хәзер Зубоводагы йогышлы авырулар үзәгендә коммуникацияләрне кышкы чорга әзерләү бара. Вентиляция системаларының әзерлеген тикшерүче эшче асылмалы түшәмнең җиңел конструкцияләренә ялгыш зыян салган.
Зыян күрүчеләр юк. Хәзерге вакытка конструкцияләрнең бөтенлеге тулысынча тергезелде", - диелә ведомство хәбәрендә.
Фото: Уфа1.ру