+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
30 октябрь 2020, 07:20

Мөхәммәт исемлеләргә – 100 мең сум!

Рамзан Кадыйров шундый инициатива белән чыкты.

Рамзан Кадыйров шундый инициатива белән чыкты.

Билгеле булуынча, Мөхәммәт пәйгамбәр образын карикатураларда сурәтләү сәбәпле Европа мөселманнары ризасызлык акцияләре үткәрә, Франциядә берничә теракт булды, кешеләрне үтерделәр.

Әлеге карикатуралар, уңаеннан Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров ризасызлык белдереп кенә калмады, яңа туган балаларына Мөхәммәт исеме кушканнарга 100 мең сум акча түләү турында белдерде.

“Кремльгә чечен хакимиятенең улларына Мөхәммәт пәйгамбәр хөрмәтенә исем кушу һәм 100 мең сум түләү турындагы инициативаларының детальләре билгеле түгел, әмма туучылар санын арттыруга юнәлдерелгән теләсә нинди чара файдага гына”, дип белдерде Русия Президенты матбугат сәркатибе Дмитрий Песков.

Янә ул болай дип өстәде: "Безгә бу инициатива турында берни дә билгеле түгел, шуңа күрә мин моңа аңлатма бирә алмыйм. Әгәр республика бюджетында ирекле акчалар бар икән, әгәр алар туучылар санын арттыруга кулланыла икән - бу бары тик яхшы.

Ләкин кабатлыйм: инициативаның детальләрен белмибез һәм мин Чечен Республикасының бюджет параметрларын белмим, төгәл берни әйтә алмыйм", - диде Песков.
Фото: РИА Новости.
Читайте нас