+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
2 ноябрь 2020, 17:24

Башкортстанда туристик навигация үстереләчәк!

Быел Башкортстан юлларында 685 билге һәм туристик навигация өчен 877 күрсәткеч куелган. Бу максатларга 37 миллион сумнан артык акча тотынылган. Бу хакта Башкортстанның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Салават Нәфыйков республика Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә сөйләде.

Туризм буенча дәүләт комитеты тагын 362 билге урнаштыру өчен документлар әзерли, шул исәптән федераль әһәмияттәге автомобиль юлларында. ГОСТ нигезендә күрсәткечләр һәм билгеләр урыс һәм инглиз телләрендә язылган. Киләчәктә бу исемлеккә башкорт телен дә өстәргә планлаштыралар.

Салават Нәфыйков Башкортстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына, Эшкуарлык буенча комитетка, шулай ук, Уфа хакимиятенә шәһәрдә туристик навигацияне уңышлы оештырган өчен рәхмәт белдерде.

– Безнең туристик җәлеп итүчәнлекне арттыру буенча эшебез бик яхшы бара, — дип ассызыклады Радий Хәбиров. – Без федераль конкурсларда җиңә башладык, югары статуслар алабыз. Моның өчен рәхмәт сезгә. Без яңа туристик объектлар төзибез, искеләрен тәртипкә китерәбез. Юл навигациясе - бу эшнең аз гына, әмма мөһим өлеше.

Башкортстан Башлыгы төбәктә туристик күрсәткечләр санын мең ярымга кадәр җиткерергә кушты.
Фото: "Башинформ"
Читайте нас