Малайларның әтисенә белгечләргә мөрәҗәгать итәргә туры килгән.
Уфада бер бала 2 айлык көчекне кер юу машинасына салган. Әлеге хәл узган җомгада булган, дип хәбәр итә шәһәрнең Гражданнарны яклау идарәсе. Авария хезмәтендә сөйләүләренчә, ул көнне аларга ярдәм сорап бер ир мөрәҗәгать иткән.
- Ир кеше, өенә кайтып кергәч, бик сәер күренешкә тап булган. Алар иске кер юу машинасын ташларга әзерләгән булганнар. Әтиләре кайтып кергәндә ике малай шул машина тирәсендә бөтерелгән. Ә машина эчендә кемнеңдер шыңшуы ишетелгән. Ир шунда ук ниндидер гадәттән тыш хәл булуын аңлаган. Иелеп караса, машина эчендә 2 айлык көчек елап утыра икән...
Тик ир аны үзе генә коткара алмаган һәм белгечләр чакырткан. Фото:ufa.kp.ru