+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
4 ноябрь 2020, 07:04

Борынгы Русьта балаларны ничек тәрбияләгәннәр?

Бүген булачак әниләр табибларга даими күренеп тора, хатын-кызлар консультациясендә була, сабыйларны тәрбияләү буенча әдәбият укый. Күптән көтелгән могҗиза туганнан соң, хатын-кызлар барлык тәкъдимнәрне дә үтәргә тырыша, ә бала бераз үсеп җиткәч, аны төрле түгәрәкләргә йөртә, иң яхшы балалар бакчалары һәм мәктәпләр эзли. Ә элек ничек булган?

Бүген булачак әниләр табибларга даими күренеп тора, хатын-кызлар консультациясендә була, сабыйларны тәрбияләү буенча әдәбият укый. Күптән көтелгән могҗиза туганнан соң, хатын-кызлар барлык тәкъдимнәрне дә үтәргә тырыша, ә бала бераз үсеп җиткәч, аны төрле түгәрәкләргә йөртә, иң яхшы балалар бакчалары һәм мәктәпләр эзли. Ә элек ничек булган?

Заманча педиатрлар һәм балалар психологлары раслаганча, бала тормышының иң мөһим чоры - дөньяга килүдән алып бер елга кадәр. Борынгы Русьта да шундый ук фикердә булганнар, бары тик дөрес тәрбия һәм сабыйның сәламәтлегенә нык игътибар бирүдән тыш, төрле йолаларга зур игътибар биргәннәр.

Әйтик, бүген инде сабыйларны 20-30 ел элек ничек төргәннәрен яшьләр белми дә. Ә борынгы заманда, баланы кысып төрү дөрес булмаган үсештән саклар, дип уйлаганнар.

Пеленка итеп бары тик иске чүпрәкләр кулланылган, иң яхшысы ата-аналар киеме саналган. Бигрәк тә әтисенең күлмәгенә төрү яхшы, дип уйлаганнар. Аңа төрелгән бала, янәсе, явызлыктан сакланган. Шуңа күрә малайларны һәм кызларны чиста, әмма тузган (димәк, йомшак) киемнәргә төргәннәр.

Тик бөтен төбәкләрдә дә шулай булмаган. Кайбер районнарда ир-егет күлмәкләрен - бары малай, ә хатын-кызларныкын кызлар өчен генә кулланырга мөмкин булган. Әгәр бу кагыйдәне бозсаң, кыз бала киләчәктә балага узмаячак, ә малай көчсез һәм акылсыз булачак, дигәннәр.

Бүген дә, элек тә әниләр яңа туган сабыйның беренче коенуына бик җитди караган. Заманча әниләр моның өчен төрле аксессуарлар сатып ала, аларны дезинфекцияли, барысы да булачак урын әзерли, су җылыта (табиблар раслаганча, ул су 37 градустан кайнаррак булырга тиеш түгел). Аллергия булдырмау өчен үлән төнәтмәләре кушалар.

Борынгы Русьта беренче коенуның ничек узуына баланың киләчәге бәйле була, дип санаганнар. Сабый бай булып үссен өчен суга көмеш тәңкәләр салганнар. Ул беркайчан да ризыкка һәм кирәкле әйберләргә кытлык кичермәсен өчен суга ипи, йомырка, нинди дә булса пыяла савыт-саба да салынган. Тышкы кыяфәтен кайгыртып, баласы ак тәнле булуын теләп, әти-әнисе аны парлы сөттә юган.

Русьта сабый караватта түгел, ә бишектә йоклаган. Карават идәндә тору сәбәпле, явыз рухлар яңа туган баланы урлый ала, дип саналган. Шуңа күрә бишекне түшәмгә элгәннәр, шул рәвешле сабыйны явыз рухлардан саклаганнар.

Баланы беренчегә бишеккә салганчы мәчене чакырганнар. Ул сабыйга янау ихтимал булган барлык кайгыларны һәм проблемаларны, имеш, үзенә "сеңдерергә" тиеш булган. Яман көч кара эшен башкара алмасын өчен матрас астына кайчы яисә пычак салганнар. Буш бишек калдыру тыелган, ә сабыйны алсалар, бишекне юрган белән каплаганнар.

Яңа туган баланы күкрәк сөте белән генә ашатканнар. Әгәр әнисе моны эшләмәсә, ул үз өстенә гөнаһ алган, чөнки бала белән әни арасында магик элемтә өзелгән, дип исәпләнгән. Моннан тыш, бала нинди дә булса куркыныч сәбәпләр аркасында үлсә дә, ана сөтен татып карау өчен ул әле төнлә дә килеп йөрергә мөмкин, дип уйлаганнар.

Тәпи китәргә хәзерге кебек үк өйрәткәннәр. Шулай ук, күн һәм баулар кулланып, үзенчәлекле “ходунки”лар ясаганнар. Әгәр бер яшенә сабый әле йөрү сәнгатенә төшенмәгән булса, юлларны кисәргә кирәк, дип уйлаганнар. Риваятьләр буенча, нәкъ менә алар балага атларга комачаулаган. Моны эшләү өчен баланы эскәмиягә бастырып куйганнар, шуннан соң әтисе кайчы алган һәм, янәсе, баласының ике аягын бәйләп торган бауны кискән кебек хәрәкәт ясаган. Шуннан соң балага “юл ачык, ул йөри ала”, дип әйткәннәр.

Борынгы Русьта балаларны иртә хезмәткә өйрәткәннәр, алар инде 7 яшьтә үк тулыканлы эшче булган. Малайларны әтиләре үзләре белән кырга алып, тирес таратуда катнаштырган, сабан белән эшләгәндә ул комачауламасын өчен җирнең каты кәсләрен җыярга кушканнар. Кечкенә хезмәткәрләр кырларны тырмалаган, ә 9 яшь тулгач, җәядән ук аткан. Ун яшьтә балык тоту белән шөгыльләнгән, йомран тоткан.

Кызлар өй эшләре белән алты яшьтә шөгыльләнә башлаган. Аларны эрләргә, өй кошларын карарга өйрәткәннәр. Кызлар 7 яшьтә матур итеп чигә белгән, ә кечкенә кызга ун яшь тулгач, сыер сауган, энеләре һәм сеңелләрен караган, идән һәм савыт-саба, кер юган.

Унике яшь тулгач, кызлар бала караучы булырга хокуклы булган. Бу гади эш түгел, ә түләүле хезмәт саналган. Аларны, гадәттә, балалар карарга кирәк чорда - урак вакытында яллаганнар. Хезмәтләрнең бәясе 5 сумга кадәр җиткән. Кайчагында бала караган өчен азык-төлек һәм әйберләр, мәсәлән, он, күлмәк тегү өчен тукыма, алма һәм бәрәңге белән түләгәннәр.

Фото: MediaСоль
Читайте нас