+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
5 ноябрь 2020, 15:12

Авылларда скверлар һәм парклар булдырылачак

"Без Уфаның парклар үсешенә һәм җәмәгать файдалануындагы урыннарга зур игътибар бүләбез. Әмма авыл район үзәкләрен читләтеп узу бер дә дөрес түгел", - дип яза Фейсбук челтәрендәге рәсми сәхифәсендә республика Башлыгы Радий Хәбиров.

"Тормыш шулай куша, авыл кешеләре хаклы рәвештә бездән парклар һәм скверлар булдыруны сорый. Әлегәчә бу эшне эре торак пунктларында гына башкарабыз.

Әйтик, Ярмәкәй авылында ике ел эчендә буш урында “Дуслык” паркы булдырылды. Бүген биредә коляска этеп йөрүче, аякларына матур түфлиләр кигән яшь әниләрне очратып була. Парк акрынлап авыл халкын үзенә җәлеп итүче урынга әверелеп бара.

Әйткәндәй, гомумдәүләт проекты кысаларында киләсе елда тагын 129 территорияне төзекләндерү, ягъни республика шәһәрләрендә, район үзәкләрендә парклар, скверлар, аллеяләр, балалар уен мәйданчыклары булдыру күз уңында тотыла".

Фото: Радий Хәбировның Фейсбук челтәрендәге сәхифәсеннән.
Читайте нас