+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
5 ноябрь 2020, 09:00

Тузан суырткычка ут капкан

Бу вакытта өйдә ике бала үзләре генә булган.

Бу вакытта өйдә ике бала үзләре генә булган.

Ростов өлкәсенең Волгодонск шәһәрендә ике кулы да гипска катырылган тугыз яшьлек малай янгын вакытында үзенең һәм сеңлесенең гомерен саклап калган.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының өлкә буенча идарәсе мәгълүматларына караганда, бу хәл Максим Горький урамындагы биш катлы йорттагы фатирда була. Леонид исемле тугыз яшьлек малай һәм аның беренче сыйныфта укучы сеңлесе бу көнне өйдә үзләре генә кала.

Шулвакыт төзек булмаган тузан суырткыч янып китә. Кызганычка каршы, бер атна элек кенә малай ике кулын да сындырган. Алар гипста булу сәбәпле, бала су тутырылган тасны күтәрә алмый, шуңа да тузан суырткыч дөрләп яна башлый.

Леонид, сөлгеләр юешләп, үзенең һәм сеңлесенең борынын каплый. Бәхеткә, балалар фатирдан чыгып өлгерә. Вакыйга урынына янгын сүндерүчеләр килгәндә алар инде урамда була.

Фото: letidor.ru
Читайте нас