Әти-әниләр балаларының нинди һөнәрләр сайлавын теләми?
Русия халкы үз балаларының киләчәген урам себерүче, полицейский һәм укытучы һөнәрләре белән бәйләми. Бу хакта РБК агентлыгы Superjob порталы үткәргән сораштыру нәтиҗәләренә сылтама белән хәбәр итә.
Антирейтингның башында урам себерүче һөнәре тора — сораштырылучыларның 10 проценты үз баласы өчен бу һөнәргә каршы чыккан. Ата-аналар балаларын: “Менә начар укырсың — урам себерүче буласың”, дип куркыталар.
Икенче урында – сатучы яки кассир эше, ул респондентларның 7 проценты өчен яраклы түгел.
Өченчедә – җыештыручы һөнәре, сорау алуда катнашучыларның 6 проценты үз балалары өчен мондый киләчәк теләми.
Моннан тыш, ата-аналарның 4 проценты балаларын укытучы, тәрбияче, йөк төяүче, машина йөртүче һәм чиновник итеп күрергә теләми.
Шулай ук табиблар, хәрби, төрле эшчеләр, блогерлар, журналистлар, официантлар, барменнар, курьерлар, космонавтлар, шахтерлар, төзүчеләр һәм юристлар да бик кирәкле булмаган һөнәр ияләре булып чыкты.
Шул ук вакытта респондентларның 8 проценты начар һөнәрләр юк, дип җавап биргән һәм алар балалары сайлаган белән килешү яклы.
Сораштыру 16 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр уздырылган, анда бөтен Русия буенча 360 торак пункттан 1,6 мең ата-ана катнашкан.