+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
6 ноябрь 2020, 14:30

Биш тонна асфальт отты!

Аны абунәченең ихатасына түшәгәннәр.

Аны абунәченең ихатасына түшәгәннәр.

Башкортстанда гәзит-журналларга язылу кампаниясе бара.

Зианчура районында урындагы гәзиткә язылучылар арасында лотерея үткәрелде.

Исәнгол авылында яшәүче Лилия Акчурина, икенче яртыеллыкка язылу квитанциясен тапшырып, 5 тонна асфальт отты. Районның юл хуҗалыгы хезмәткәрләре бу асфальтны абунәченең ихатасына салган. Лилия ханым күп еллар дәвамында «Зианчура таңнары», «ЗОЖ», «1000 Совет» һәм «Аргументы и факты» гәзитләрен алдыра.

«Зианчура таңнары» гәзитенә язылучылар арасында лотерея уйнату күптән инде традициягә әйләнде. Икенче яртыеллыкта төп призларыбыз ике иде - бозау һәм биш тонна асфальт. Редакция безнең хөрмәтле иганәчеләребезгә, гәзит укучыларыбызга һәм район гәзитенең бик кирәк булуын аңлаган кешеләргә бик рәхмәтле", - дип билгеләп үтте акцияне оештыручылар.

Фото: Башинформ
Читайте нас