Хәзер инде алты яшьлек оныгы да аның сукмагыннан атлый.
Әдипләребезнең бик күпләре әсәрләрендә матурлыкка дан җырлый. Бу очраклы түгелдер, матурлык дөньяны коткарыр, дигәннәр бит. Каләм ияләре матурлыкка ия образларны халкыбызның лаеклы ул һәм кызлары арасыннан эзләп таба. Чордашыбыз Зөлфия Йомагулова — тирә-якка матурлык нуры чәчүче шушындый асыл затларыбызның берсе.
“Матурлык һәркайда да бар. Аны күрә һәм тоя белергә генә кирәк”, дигән фикердә Зөлфия Әхсән кызы. Бу фикер белән килешми мөмкин түгел. Зөлфия ханымның иксез-чиксез күңел дөньясы яраткан шөгылендә һәм үзенчәлекле иҗат җимешләре үрнәкләрендә чагылыш таба. Аның мавыгуы да бит гадәти түгел, ара-тирә сибелеп яткан ташлар дөньясы белән бәйле. Әйе, үзе яшәгән төбәкнең баштарак гап-гади булып күренгән ташлары иҗатчының тылсымлы кулларында өр-яңа кулланылыш таба. Зөлфия ханым, табигать биргән төрле-төрле ташларны рәссам күзлеге аша үткәреп, аларга җан өреп, яңа сулыш бирә. Биредә камышлыклар төбендә яшәүче бакылдык бакаларны да, шаян песи балаларын да, тезелешеп утырган канатлы дусларыбызны да очратырга мөмкин. Болар барысы бергә искиткеч күренеш тудыра һәм дөньябызны тагын да ямьләндереп җибәрә.
Зөлфия Әхсән кызы — һөнәре буенча укытучы. Ул Кушнаренкода лаеклы уллары һәм кызлары белән танылган Камалетдиновларның ишле гаиләсендә туып-үскән. Булдыклы гаиләдә алган күркәм тәрбия үрнәкләре, алга таба да аның үсеш юлын билгеләп, гомер юлында тулылана һәм дә байый бара. Башта — мәктәптә, аннары университетта факультет өчен бәйге-ярышларда яшьнәп үткән студент елларының ялкыны аның тормыш юлын бик озак еллар балкытып, күңел түрен җылытып барачак. Булачак ире Раил Рәис улы белән дә алар яшьлек таңында танышып, күркәм гаилә корып җибәрәләр.
Чит авылга килен булып төшкәч, сынаулар аша да үтә Зөлфия. Гафури районының Җилем-Каран авылы халкы һәр яңа кешене энә күзеннән үткәрә торган була. Артык үткен, артык кыю, диючеләр дә табыла. Әмма тора-бара алчак йөзле яшь педагогның үҗәтлеген алар да таный. Коллективның һәм укучыларның күңелен дә яшьләр җәһәт кенә яулап ала. Моның өчен яшь белгечләрдән үз фәнеңне генә белү җитми, әлбәттә, төрле һөнәр ияләре булу өстенә кешелеклелек, тормышны сөю, гаделлек кебек күркәм сыйфатларга ия булу да таләп ителә. Менә шунда Зөлфиянең һөнәрне яратуы, хезмәттәшләре һәм укучылар белән уртак тел таба белүе, җыр-биюгә әвәслеге, кул эшләре белән мавыгуы ярдәмгә килә дә инде. Өстәвенә, икесе дә — спортчылар. Дәрт-дәрман ташып торган ике яшь йөрәк мәктәп тормышына яңа сулыш өреп җибәрә, балаларны актив яшәү рәвешенә өйрәтә.
— Өлкән укытучыларның һәм бианамның урынлы киңәшләре бик нык ярдәм итте, — дип искә ала ул елларны Зөлфия Әхсән кызы. — Бераздан эшләр җайга салынды. Шул арада ун ел үтеп киткәне сизелмәде дә.
Мәктәптә математика укытучысы булып эшләгәннән соң Зөлфия Әхсән кызы колхозның баш хисапчысы, почта җитәкчесе буларак та, авыл Советында эшләр белән идарә итү бүлеге начальнигы булып эшләргә дә өлгерәчәк. Бүген инде ул хаклы ялда. Раил Рәис улы исә әлеге вакытта мәктәптә укытуын дәвам итә. Ул — Русиянең мәгариф һәм тәрбия эшләре буенча мактаулы хезмәткәре, илнең иң яхшы физигы исемнәренә ия. Уллары Рөстәм белән Руслан да әти-әниләренә охшап, үзаллы дөнья көтәләр. Берсе химия белгечлеген үзләштергән булса, икенчесе авылда фермер хуҗалыгын җәелдергән.
Зөлфия ханымның ташлар белән мавыгуын барысы да ихлас күңелдән хуплыйлар, һәрьяклап ярдәм итәргә тырышалар. Хәзер инде үзләре дә сизмәстән ташларга игътибар итә башлаганнар. Күңелгә ятышлы таш күргән очракта әниләренә кайтарып бирәләр. Зөлфия ханым инде аларның өстендә өчәр төн рәттән эшләргә мөмкин. Өченче таң атканда аның өр-яңа шедевры дөньяга күзен ачачак. Төн димен, чөнки иртә таңнан алар килене Айгөл белән улының фермерлык хуҗалыгында мәш киләләр. Анда алар сөтчелек тармагы өчен җаваплы.
Ә ташлар белән Зөлфия ханым ике ел элек күңел өчен генә мавыга башлаган. Тора-бара бу шөгыль күңелдә ныграк тернәкләнеп, ташлар өй эчендә генә түгел, йорт-бакчаларны да биләп ала.
— Һәрберсе “мине күрсәтегез, мине күрегез”, дип тора кебек, — ди тылсым иясе. Мәҗит Гафурине бөек әсәрләр язуга рухландырган төбәк Зөлфия Әхсән кызын да шушы рәвешле үз иткән. Зөлфия ханым, нигездә, кошлар, җәнлекләр, эт-песиләр һәм табигать күренешләреннән илһам алып иҗат итә. Бигрәк тә кошлар аның игътибарын җәлеп итә. Күпчелек ташлар дөньяга шушы җан дуслары сыйфатында бага. Иҗат җимешләре мөмкин кадәр чынга якын булсын өчен Зөлфия ханым акрил һәм гуашь кебек буяулардан файдалана һәм аларны лаклап куя.
Хәзер инде ихата эчен биләп алган таш җанварлар белән үткән-сүткән һәркем соклана ала, сатып алырга теләүчеләр дә табыла. Тик хуҗабикәнең аларны бер дә сатып җибәрәсе килми әлегә. “Алар минем өчен гаилә әгъзалары кебек якын бит”, — дип аңлата моны хуҗабикә үзе.
Зөлфия Әхсән кызының эшләнмәләре белән авыл бәйрәмнәре уңаеннан оештырылган күргәзмәләрдә дә танышырга мөмкин. Боларга өстәп, бу йортта башка төрле кул эшләре үрнәкләре дә бихисап. Шунысы игътибарга лаек: соңгы вакытта анда милли бизәкләргә дә өстенлек бирелә башлаган. Күңел җылысын салып чигелгән мендәр тышлыклары, урындык япмалары, келәмнәр, өйнең һәр почмагына ямь өстәп торалар.
Әле менә бик борынгы саналган келәм туку кәсебен да үзләштереп өлгергән Зөлфия Әхсән кызы. Кул остасының сүзләренә караганда, моның өчен махсус рам, тукыма тасмалары һәм дә үҗәтлек кирәк икән. Нәнәсенең кул эшләренә алты яшьлек оныгы Карина да тартыла башлаган. Хәзер инде оныклары да аның фикердәшенә әйләнеп бара. Балаларның иҗади мөмкинлекләрен ачу эшне сөяргә, тормышта үз урыныңны табарга өйрәтә.
“Матурлык дөньяны коткарыр!” дигән сүзләрне безгә шигарь итеп алыр вакыт җитмәдеме икән?!.. Матурлыкны тудыручы кешеләр арабызда яши бит. Алар тагын да күбрәк булсын иде. Чөнки бу шәхесләрнең “тылсымы” бүгенге җәмгыятебезгә бик кирәк. Алар тудырган гүзәллек күңелләрне нәфисләндерү өстенә, кешене рухи һәм әхлакый сафландыра, яшәргә өйрәтә!
Рәзилә НИЗАМОВА.
Гафури районы.