Башкортстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Алан Марзаев юллардагы үлем күрсәткече ни өчен югары булып калуын аңлатты. Ул билгеләп үткәнчә, быел үлүчеләр санын киметү бурычы үтәлмәскә дә мөмкин.
Алан Марзаев «Башинформ»да узган онлайн-конференциядә хәбәр иткәнчә, быел «Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары» гомумдәүләт проекты кысаларында 305 чакрым автомобиль юлларына һәм урамнарга ремонт ясалган, 23 светофор объекты урнаштырылган, 248 билге куелган, 459 камера урнаштырылган. Әмма 2020 елның ун аенда юл-транспорт һәлакәтләрендә һәлак булучылар саны 376 кеше тәшкил иткән – бу узган ел белән чагыштырганда бер һәлакәткә генә кимрәк. Шулай ук, аварияләрнең авырлыгы да арткан.
Транспорт чаралары бәрелешкәндә иң күп кеше һәлак булган, 96% үлем белән тәмамланган аварияләрнең федераль трассаларда булуы билгеле. Министр юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәпләрен әйтте: машина йөртүчеләр тизлек режимын арттыра һәм тиешле булмаган урында узуга чыга. Юл-транспорт һәлакәтендә 333 кешенең 94е исерек шофер гаебе белән һәлак булган. ЮХХДИ мәгълүматларына караганда, 29 кешене тәүлекнең караңгы вакытында бәрдергәннәр, 34 кеше тиеш булмаган урында юлны аркылы чыкканда һәм машина йөрү өлешендә булган вакытта һәлак булган.
«Әгәр кешеләр исерек килеш руль артына утырмаса, үлүчеләр ике тапкыр азрак булыр иде. Бер Транспорт министрлыгы бу проблеманы хәл итә алмый. Аны комплекслы рәвештә хәл итәргә кирәк. Транспорт министрлыгы ягыннан карны вакытында чистартып тору, тамга һәм билгеләрнең тәртиптә булуы, Эчке эшләр министрлыгы ягыннан — машина йөртүчеләрне һәм җәяүлеләрне контрольдә тоту, юл хәрәкәтендә катнашучылар ягыннан — юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү, мәктәпләр ягыннан — тәрбия эше булырга тиеш», — диде Алан Марзаев. Ул, шулай ук, мәктәп укучылары киемендә яктылыкны чагылдыручы элементлар куллануның мөһимлеген билгеләп үтте.
Министр республика юлларында үлем-китем күрсәткечен ил башкаласында үлем күрсәткече белән чагыштырды. 12 миллион кеше яшәгән шәһәрдә бу күрсәткеч 262 кеше тәшкил итә. Алан Марзаев билгеләп үткәнчә, республикага Мәскәүдә яшәүче җәяүлеләрнең үз-үзләрен тоту культурасына игътибар итәргә, алардан үрнәк алырга кирәк.
Фото: pixabay.com