Академик Марат Зәйнуллинның тууына — 85 ел.
Шушы көннәрдә без башкорт милләтенең, республикабыз халкының данлы улы, тюрколог, башкорт һәм татар рухи дөньясының якты бер йолдызы булырдай затыбыз академик, филология фәннәре докторы, профессор Марат Вәли улы Зәйнуллинны (1935-2016) искә алабыз.
Аның озак еллар буе яратып әйтер сүзе булды: “Фәкать тел кешене шәхес иткән”. Никадәр тирән мәгънәле фикер. Әзерлекле укучыбыз шунда ук канатлы сүзләрнең авторын да искә тө-шерер, әйе, бу атаклы немец телчесе, гомум тел гыйлеме фәненә нигез салучы Вильгельм Гумбольдтның ике гасыр элек язган фикере. Шуңа таянып, бүген академик Марат Вәли улының шәх-сән үзен дә әнә шул туган телебез барлык төрки дөньясында танылган шәхес иткән, дип һич икелән-ми әйтәбез.
Марат Вәлиулла улы Зәйнуллин Күгәрчен районының Югары Саз авылында 1935 елның 5 ноябрендә дөньяга килгән. Галим белән анда байтак булырга, аның балачак эзләре калган туфракка аяк басарга насыйп булды безгә. Бергәләп Олытауга менү, Саз буйлап йөрүләр, Яппар чишмә суларын эчеп кинәнүләр язды. Остазымның никадәр табигать баласы булуына, туган җирен сөюенә, изге тойгыларына шаһит булдым. Аның өчен ике символ бар иде: берсе – Олытау, икенчесе – башкорт аты! Гомере буе ул шушы хисләр белән яшәде. Эшендә, йортында туган як сурәтләре эленеп торды. Хәер, бүген дә эш бүлмәсендә бер нәрсә дә урыннан кузгалмаган: атлар ярсып алга чаба, камин өстендәгеләре яшел үлән утлый, әйтер-сең, итагатьле хуҗа кайдадыр гыйльми конференцияләрдә йө-реп ята...
Булачак галим 1950-54 елларда Күгәрчен районы үзәге Морак педагогия училищесында укый, аны кызыл дипломга тәмамлый, алдынгы студентлар исәбендә К. А. Тимирязев исемендәге Башкорт дәүләт педагогия институтына юллама ала. Билгеле булуынча, сугыштан соңгы чорда укытучы кадрлар әзерләүдә Морак педагогия училищесы зур роль уйный. Аны тәмамлаучылар арасында академиклар Зиннур Ураксин, Марат Зәйнуллин, киң билгеле фән эшлеклеләре Октябрь Вәлитов, Вәли Псәнчин, Ишбулды Вәлитов, танылган журналистлар Марсель һәм Мадриль Гафуровлар һ.б. бар.
1954-59 елларда М. Зәйнуллин БДУның тарих-филология факультеты студенты. Уку алдынгысы, төркем старостасы Марат соңгы курсларда фәнгә, тел гыйлеменә омтыла, тәүге гыйльми мәкаләсе “Совет Башкортостаны”нда басыла. 1963 елда Казанда профессор Җәлил Киекбаев җитәкчелегендә “Хәзерге башкорт телендә хикәя фигыльнең заман категориясе” темасына кандидатлык диссертациясен уңышлы яклый. Нәкъ шул чорда 34 яшьлек мәшһүр Мирфатыйх ага Зәкиев докторлык диссертациясен яклый, рәсми оппоненты башкортның мәшһүр галиме Җәлил Киекбаев була. Без ул көннәрне башкорт һәм татар телче-ләре дуслыгына, теләктәшлегенә ныклы нигез салынган көннәр дип саныйбыз. Нигез ташын атаклы Латыйф ага Җәләй, яшь профессорлар Җә-лил Киекбаев, Мирфатыйх Зәкиев сала ул чакта. Шөкер, бу дуслык байтак дәвер дәвам итә, киләчәге дә бар аның.
Филология фәннәре кандидаты М. В. Зәйнуллин арытаба да фигыльнең күптөрле грамматик категорияләрен тикшерүен дәвам итә. 1960-70 елларда фигыль күләмнәре, хәбәр фигыльнең модаль формалары, башкорт халык әкиятләре телендә фигыльнең заман һәм модаль формала-рының кулланылышы, башкорт халык әкиятләреңдә эмоциональлек һәм экспрессивлык чаралары, төрки телләрдә модальлек категориясе кебек проблемалар белән шөгыльләнә. Шундый тикшеренүләр телчене хәзерге башкорт телендә модальлек категориясенең функциональ-семантик планда бөтенләй өйрәнелмәвенә инандыра. Билгеле булуынча, функциональ-семантик категория грамматик категорияләргә нигез-ләнә, әмма семантик категория сөйләмдә төрле дәрәҗәдә тел чаралары ярдәмендә реальләшә. Аларның сөйләмдә тыгыз бәйләнүе функциональ-семантик мохит тудыра. М. В. Зәйнуллин раславынча, телне өйрәнү аның аерым грамматик категорияләрен тикше-рү белән генә чикләнергә тиеш түгел, ә тел күренешләре барысы да бер-берсе белән бәйле рәвеш-тә функциональ планда каралырга хаклы. Функциональ-семантик ысул телне бербөтен система итеп тикшерергә мөмкинлек бирә. Галим тәкъдим иткән концепциянең асылы – сөйләм кешеләрнең чынбарлыкны танып-белү чарасы икәнен раслауга кайтып кала. Шул рәвешле, хәзерге башкорт тел гыйлемендә актуаль һәм перспектив булган фәнни юнәлеш функциональ-семантик ысул тел күренешләрен тикшерүнең төп алымына әйләнә. Моннан тыш, профессор М. В. Зәйнуллин модальлек категориясенең функциональ-семантик асылын тикшереүгә ифрат күп көч сала, аңа 40 елдан артык гомерен багышлый. Шуңа да докторлык диссертациясенең “Хәзерге башкорт әдәби телендә модальлек категориясе” темасына язылуы очраклы түгел. Бу гыйльми хезмәт Казахстанның Тел институтында яклана, төрки дөньясында хуплау таба. Мәсәлән, академик М. З. Зәкиев болай дип язып чыга: “Галим модальлектән эмоциональ-экспрессивлыкны аерып карады һәм шундый фикергә килде: модальлек мөнәсәбәте – ул сөйләүченең чынбарлыкка карата саф логик фикер-ләве, хезмәт төрки телләрен үс-терүгә гаять зур өлеш кертә”.
Танылган галимнең гамәле бары модальлек категориясе белән генә чикләнми, әлбәттә. Телче, безнеңчә, күпьяклы фәнни эзләнүләр белән мәшгуль бу-ла. М. В. Зәйнуллинның хезмәт-ләре башкорт һәм төрки телләрен, башкорт һәм урыс телләрен чагыштырып өйрәнү проблемаларының күптөрле аспектларына багышланган. Аларның кайберләрен күрсәтеп китик: “Хәзерге башкорт теленең морфологиясе” (Уфа, 1978, 1980); “Хәзерге башкорт әдәби теле. Фонетика. Морфология” (автордаш, Уфа, 1986); “Функциональ-семантик категория буларак модальлек” (Саратов, 1986); “Хәзерге башкорт әдәби теле. Морфология” (2002); “Хә-зерге башкорт әдәби теле” (2005); “Хәзерге башкорт әдәби теле. Фигыль төркемчәләре” (2009) һ.б. Моннан тыш, галим хәзерге башкорт тел гыйлеменең көнүзәк мәсьәләләрен билгеләү өлкәсендә дә, телчеләрнең тикшеренүләрен иң актуаль булган аспектка юнәлтү буенча бик кирәкле эш башкара. Моның өчен фәннең перспективаларын, актуаль проблемасын алдан сиземләп, дөнья һәм тюркология гыйлеменең үсеш тенденцияләрен тоемлап, шул юнәлештә башкорт галимнәренең тикшеренүләрен оештыру кирәк. Ди-мәк, бу очракта М. В. Зәйнуллин әйдәүче галим сыйфатында чыгыш ясый. “Башкорт тел гыйлеменең актуаль проблемалары” (1984); “Хәзерге башкорт тел гыйлеменең көнүзәк проблемалары” (1994); “Башкорт тел гыйлеменең үсеше” (1997); “Башкорт тел гыйлеменең актуаль мәсьәләләре” (1998) һәм башкалардан күренүенчә, галим хәзерге башкорт тел гыйлемен үстерүгә даими рәвештә игътибар бирә килә. Алай гына да түгел, мәсәлән, башкорт лингвокультурологиясен булдыруда, аның методологиясен билгеләүдә бәяләп беткесез эш башкарды.
Бу юнәлешкә тукталып шуны гына әйтәбез: академик М. В. Зәйнуллин соңгы ике дистә елда тел һәм мәдәният мәсьәләләре белән актив шөгыльләнде. Ул тәүгеләрдән булып башкорт теленә дәүләт теле статусы бирү кирәклеген социолингвистика күзле-геннән чыгып исбатлады һәм башкорт теле фәкать Башкортстан Республикасында гына үсә алачак, диде. Галим шулай ук туган тел һәм милли характер, менталитет проблемасын өйрәнде, чөнки шәхеснең дөньяга карашы, аны кабул итүе беренче чиратта туган телгә бәйле. Шул юнә-лештәге тикшеренүләр аны, гыйльми телдә әйткәнчә, халыкның антропонимик мәдәниятен ачыклауга китерде. Чынлап та, халыкның мәдәнияте, рухи дәрәҗәсе балага исем кушуда ачык чагыла. Остазыбыз лекцияләр-дән соң бер генә Сәлимә, Зөл-хиҗә исемнәре очрамый дип көенә иде. Әйтелгәннәрдән тыш, галим “лингвистик шәхес” күренешен фәнни яктан өйрәнде. Аңа кадәр телче һәм әдәбиятчылар әдәби әсәрнең телен стиль, сүз һәм сөйләм планында өйрәнде, язучының менталитеты, фикерләве читтә калып килде. Нәкъ шушы юнәлештә ул халык язучылары Зәйнәп Биишева һәм Гайса Хөсәеновларның иҗатын уңышлы байкады. Барлык фәнни эшләре буенча шуны әйтү кирәк: профессор М. В. Зәйнуллин дистәләрчә монографияләр, дәреслекләр язды, программалар төзеде, 600дән артык гыйльми мәкалә бастырды. Башкорт тел гыйлемен үстерүгә бәяләп беткесез өлеш кертте.
Нинди генә өлкәне алма, М. В. Зәйнуллин бөтен осталыгын салып башкарды. Гыйльми кадрлар әзерләү өлкәсендә дә армый-талмый эшләде. Ул 1979 елдан кандидатлык диссерта-цияләрен яклау буенча махсуслаштырылган советның гыйльми сәркәтибе, 1995 елда докторлык диссертацияләрен яклау советы рәисе итеп сайлана. Бер үк вакытта Русия Югары белем бирү буенча дәүләт комитетының урыс һәм милли телләр буенча гыйльми-методик советы әгъзасы, шул ук комитетның филология фәннәре буенча советы рәисенең урынбасары вазыйфасын башкарырга өлгерә. Марат Вәли улы диссертацион советның эшен оста оештырды, аның абруен даими күтәрү өлкәсендә актив эшләде. Гыйльми җитәкче буларак, М. В. Зәйнуллин аспирантлары һәм докторантлары белән гаять нәтиҗәле эшләр иде. Аның җитәкчелегендә 60лап фән докторы һәм фән кандидаты диссертация яклады. Яңа буын галимнәр әзерләүне остазыбыз үзенең мөкатдәс бурычы итеп санады.
М. В. Зәйнуллин утыз елдан артык БДУның филология, соңыннан башкорт филологиясе һәм журналистика факультетын җитәкләде, димәк, республикабызга күпсанлы урыс, татар, башкорт телләре һәм әдәбиятлары укытучыларын, журналистларны, дәүләт эшлеклеләрен әзерләде. Алар бүген укытучыларын юксынып искә ала.
Татар телчесе, профессор Гомәр Саттаров шигъри юллар белән галимнең хезмәтен югары бәяләде. Остазыбызның, чынлап та, мактап туймаслык асыл сыйфатлары күп иде. Шуларның иң мөһиме – кешелеклелек. Без аны гыйльми җитәкчесе профессор Җәлил Киекбаевка карата булган мөнәсәбәттә ачыклыйбыз. Мәш-һүр галимебез Киекбаев бик иртә, 1968 елда, кинәт вафат булды. Ул чакта яшь галим Зәйнуллин БДУның профсоюз рәисе. Гыйльми җитәкчесен кадерләп соңгы юлга озатыша, соңыннан гомер буе галимнең исемен мәңгеләштерү белән шөгыльләнә. 25 гыйльми мәкалә һәм очерк яза, күпсанлы конференцияләр уздыра. Остазының җырларын, канатлы сүзләрен бервакытта да онытмады. Мәшһүр галимнең балаларының уңышына куанып яшәде. Янә бер күркәм ягы – ул дуслыкның кадерен белде, аңа хыянәт итмәде. Дуслары арасында нинди генә шөһрәтле затлар юк иде. Гомере буена Мирфатыйх Зәкиев, Фоат Ганиев, Гомәр Саттаров һәм башка бик күпләр белән җылы мөнәсәбәттә булды. Аларның Уфага килүе иң шатлыклы көннәре булды. БДУда да аны яратмаган, олыламаган факультет деканнары булмады. Дуслык – ул очрашу, кинәнеп күңел ачу гына түгел. Атаклы телче фикердәш галим дуслары хакында әледән-әле бик күп очерк-мәкаләләр язды. Факультетта арабыздан киткән мәшһүр галимнәрнең портретларын туплады, шулар аша да кадер-хөрмәт күрсәтте, уртада, әлбәттә, Җ.Г. Киекбаев торды.
М. В. Зәйнуллин туган ягы белән горурланып яшәде, якташларын яратты. Морак яки Югары Сазга кайту аның өчен олы шатлык иде. Якташлары да аңа шундый мөнәсәбәттә булды. Райондагы чаралардан калмаска тырышты, авылында яңа мәктәп, мәчет ачу тантаналарында горурланып катнашты. Әтисе куллары белән салынган туган йорты янында торганда, эчтән өзелүен күрдем, бикле ишекләр кызганыч иде... Шундый шәхесне якташлары Уфадагы “Олы Иек” оешмасының рәисе итеп сайлады һәм ялгышмады. Районнан бүген йөздән артык фән докторы һәм кандидаты чыккан, алар диссертация яклаган көнне мотлак котлар, уңышлар теләр иде.
Марат Вәли улы Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе, СССРның Югары белем бирү отличнигы, Халыкара төрки академия академигы, БФА академигы. Русия югары белем бирү комитетының мактаулы хезмәт-кәре, республикабызның мәга-риф отличнигы, СССРның Югары белем бирү дәүләт комитеты премиясе лауреаты, Җ. Киекбаев, З. Биишева исемендәге премияләр лауреаты, Сорос профессоры, Күгәрчен районының шәрәфле шәхесе иде. Гаиләсе, балаларыннан да уңды. Тормыш иптәше Гәүһәр Динмөхәмәт кызы — филология фәннәре кандидаты, озак еллар Тарих, тел һәм әдәбият институтында лексикография өстендә эшләде. 80нән артык фәнни мәкалә, 6 китап авторы, сүзлекләр әзерләү өлкәсендә актив катнаша. Лилия Марат кызы профессор, филология фәннәре докторы, БДУда чит телләрне укыту кафедрасы мөдире иде. Кызганычка каршы, иртәрәк арабыздан китте, әмма исеме илдә танылып өлгерде. Галимә хакында мәгълүмат “Когнитив лингвистика энциклопедиясе”нә (Тамбов, 2011) кергән. Энциклопедик белемле тарих фәннәре кандидаты Мансур Марат улы хакында да үкенеч сүзләре җиткерәбез. Нәсел җебен оныклары Фәрхәт һәм Искәндәр озак еллар дәвам итә күрсә икән.
Халкыбызның данлы улының изге эшләре Урал тауларының үзе кебек, үлемсез булыр. Шул ук вакытта укытучыбызның исемен мәңгеләштерүне уйлау һәм, бу җәһәттән М. Акмулла исемендәге педагогия университеты үрнәгендә изге эшләр башкару ки-рәк. Моның өчен БДУ, Уфа шә-һәре хакимияте, Күгәрчен районы җитәкчелеге һәм галимнең күпсанлы шәкертләре үз өлешен кертер дигән уйдабыз.
Фәнзил Санъяров,
Башкортстанның атказанган укытучысы, филология фәннәре кандидаты.