Башкортстан Хөкүмәте премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов «Уфимкабель» җәмгыятендә булды. Аңа ufaved.info электрон газета журналистлары да кушылды.
«Уфимкабель»га керү өчен элек металл детектор аша узарга кирәк булса, хәзер, моннан тыш, ковидка каршы инспектордан рөхсәт алырга кирәк.
Ишек төбендә журналистларны Гөлзия Зиннәтуллина кулларны эшкәртү өчен антисептик белән каршы ала – бу процедураны үтмичә, бер адым да атлау юк.
Ул предприятиедә 10 елдан артык хезмәтне саклау белгече булып эшли, ә бүген – чиста куллар өчен җаваплы. 7.15 сәгатьтә ишекләр ачыла һәм беренче хезмәткәрләр керә. Предприятиедә 150дән артык кеше эшләвенә карамастан, ишек төбендә җыелышып тору юк.
Кулларны эшкәртеп, киләсе процедурага – термометриягә һәм мәгълүматларны теркәүгә киләбез. Моның белән медпункт фельдшеры Зарема Акбашева шөгыльләнә. Таләп буенча ул предприятиедә бердәнбер фельдшер булып тора һәм антиковид инспекторы сертификатына ия.
Предприятиенең ишегалды аша производство корпусына үтәбез.
- Производствода хезмәт куючы эшчеләр хәвефсезлек техникасы буенча саклагыч битлекләр йөртә. Алар даими эшкәртелә. Ә инженер-техник бүлек хезмәткәрләренә һәр иртәдә өч сәгатькә исәпләнгән бер битлек бирелә. Шулай ук, без хезмәткәрләрнең бу вакыт үткәннән соң битлекләрне кулланмауларын катгый күзәтәбез. Тик контрольдә тоту зарурлыгы юк, чөнки барлык хезмәткәрләр дә тирә-юньдәгеләргә һәм үзләренә җаваплы карый, - ди «Уфимкабель»нең баш инженеры Анатолий Гаус.
Хезмәткәрләрнең төшке аш урыннары да таләпләргә туры китереп җиһазландырылган – бер-берсеннән 1,5 метр ераклыкта өстәлләр куелган. Чиратлап керәләр.
– Ә тәмәке тартырга да график буенча йөриләрме? – дип кызыксына премьер-министр урынбасары. Аңа завод территориясендә, хезмәт килешүе нигезендә, тәмәке тартырга ярамый, эшкә андый гадәтләре булмаган яки эш вакытында аннан баш тартырга әзер булган кешеләрне генә алалар, дип җавап бирәләр.
Хезмәткәрнең берәрсендә ковид билгеләре табылу очрагына, медицина блогында махсус изолятор әзерләнгән. Тик мондый хәлнең булганы юк әле. Моннан тыш, предприятиедә бу мәкерле чир белән беркем дә авырмый.
- Предприятие территориясендә барлык хәвефсезлек чаралары үтәлә һәм без монда вирус була алмавына ышанабыз. Әгәр эш вакытында хезмәткәргә теге яки бу сәбәп буенча читкә чыгарга кирәк булса, турыдан-туры җитәкчедән рөхсәт кирәк, ә керү юлында аны янә иртән кебек үк үткәрү контроле процедурасы көтә, - ди Анатолий Николаевич.
– Без көн саен бөтен республика буенча предприятиеләрне йөреп чыгабыз, монда мине барыннан да бигрәк шушы җиде айда бер генә кешенең дә ковид белән авырмавы гаҗәпләндерде. Бу - бүген без күргән барлык саклану чаралары көн саен үтәлүенең күрсәткече. Башка предприятиеләргә «Уфимкабель» дән үрнәк алырга кирәк", – диде Ирек Хәйриевич.
Фото: ufaved.info