2нче Республика наркология диспансерының баш табибы Азат Әсәдуллин алкогольнең сәламәтлеккә ярдәме булу-булмавы турында сөйләде.
Бу сорауга белгеч үзенең Инстаграмында турыдан-туры эфир вакытында җавап бирде.
- Алкоголь ул - теләсә нинди күләмдә зарарлы агу. Без телибезме, теләмибезме, ул тормышыбызга зыян китерә, – диде нарколог. - Алкоголь - ул, һичшиксез, зыян, дип әйтәм. Сәламәтлек өчен эчү - ул ниндидер мифик, парадоксаль караш.
Табиб, статистика буенча, Башкортстанда өлкәннәр санының нибары 12 проценты гына бөтенләй эчми, әларның да кайберләре вакыты белән аз гына төшереп ала, дип өстәде. "Асылда, бары тик 8 процент - эчмәүчеләр, калганнары эчә, 12-16 процент исә алкоголь кабул итүнең теге яки бу чиреннән җәфа чигә».
Фото: vetka-crb.by