Фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы пенсиясе аз булуга зарлана.
Олимпия чемпионы Наталья Бестемьянова, яшәргә 90 мең сум күләмендә пенсия җитми, дип зарлана. Бу хакта ул НТВда барган “Секрет на миллион” программасы эфирында белдерде.
Телетапшырулар алып баручы Лера Кудрявцева белән сөйләшкәндә элекке спортчы үзенең пенсиясе гадәти пенсия түләүләреннән һәм Олимпия чемпионнары өчен махсус “президент” пенсиясеннән торуын белдерде. Спортчылар өчен бонус өлешен ул вакытта спорт министры вазыйфасында булган хоккейчы Вячеслав Фетисов керткән.
“Минем чыгымнарым күп, шуңа бу акча җитми", — дип зарлана ул. Моннан тыш, пенсионер һәм хезмәт ветераны Бестемьянованың торак-коммуналь хезмәтләргә түләү һәм бушлай йөрү өчен ташламалары бар. Шулай ук шифаханәгә бушлай бару һәм махсус дәвалану каралган, әмма ул әлеге хезмәтләрдән беркайчан да файдаланмаган.
60 яшьлек Бестемьянова — боздагы спорт биюләрендә совет фигуристкасы, Олимпия чемпионы, дүрт тапкыр дөнья чемпионы, СССРның атказанган спорт мастеры. Фигуралы шуу остасы Андрей Букин белән бер парда чыгыш ясады.