+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
16 ноябрь 2020, 09:05

"Апимондия" 2022 елга күчереләме?

Бу хакта оператив киңәшмәдә сүз булды.

Бу хакта оператив киңәшмәдә сүз булды.
Бүген, 16 ноябрьдә, Башкортстан Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә республика Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр иткәнчә, «Апимондия» халыкара бал фестивале тагын бер елга кичектерелә.

Аның сүзләренчә, карар коронавирус таралу сәбәпле кабул ителгән.

"Апимондия" президенты Джефф Пэттисон аны 2021 елдан 2022 елга күчерергә тәкъдим итте. Минемчә, бу безне канәгатьләндерә, әзерләнергә вакыт күбрәк булыр", - диде Радий Хәбиров.

Искәртеп узабыз, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров оператив киңәшмәдә коронавирус таралуга бәйле хәлне авыр дип бәяләде. Ул, шулай ук, түрәләргә берничә йөкләмә бирде.

Төбәк Башлыгы битлекләр кимәгән өчен штрафларның яңа режимы турында белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, оператив төркемнәр көн саен уртача 200 кешене штрафка тарттыра, һәм бу инде үз нәтиҗәләрен биргән.

Фото: горобзор
Читайте нас