+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
16 Ноября 2020, 07:00

Бер Башлыкка - җиде тән сакчысы

Күбрәк түгелме бу?

Күбрәк түгелме бу?

Хабаровск крае Хөкүмәте үткән пәнҗешәмбедә 2021 елда төбәк Башлыгына сак хезмәте күрсәтүгә тендер игълан иткән. Җиде тән сакчысының эше өчен хакимият 33,1 миллион сумга кадәр түләргә әзер, дип хәбәр итә дәүләт сатып алулары порталы.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Хабаровск крае Хөкүмәте ноябрь аенда төбәк Башлыгын саклауга Росгвардия белән 790 мең сумлык контракт төзегән.

Техник бирем буенча, төбәк Башлыгын тәүлек буе җиде кеше саклаячак. Аларның тышкы кыяфәтенә аерым таләпләр куела: "Сак белән шөгыльләнүче хезмәткәрләр бердәм кием формасы белән тәэмин ителәчәк. Алар шартлаткыч әйберләр һәм шартлаткыч җайланмалар булу-булмавын тикшерергә, алар ачыкланган очракта, тиешле оператив хезмәтләр чакыртырга, оператив хезмәтләр килгәнче табылу урынын саклауны тәэмин итәргә тиеш".

Тендерга 10 декабрьдә нәтиҗә ясарга планлаштыралар.

Элегрәк Хабаровск крае губернаторы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Михаил Дегтярев аңа янауларын, үзен хәвефсез тоймавын, шуңа күрә аның кабул итү бүлмәсендә металл детектор кысалары урнаштырылуын хәбәр иткән иде. Ул сакны көчәйтә һәм башка төбәкләргә охшаш хәвефсезлек чараларын кертә. Әлеге вакытта, аның сүзләренә караганда, "Хөкүмәт йортына теләсә нинди корал белән керергә мөмкин, һәм бу нормаль хәл түгел".

Фото: liveinternet.ru
Читайте нас