+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
17 ноябрь 2020, 13:20

Антибиотиклардан саңгырау калмагыз...

Билгеле табиб кайбер дарулар белән бик сак булырга киңәш итә.

Билгеле табиб кайбер дарулар белән бик сак булырга киңәш итә.

Телевидениедә тапшырулар алып баручы табиб Александр Мясников русиялеләргә үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмәскә киңәш итә. Бигрәк тә антибиотиклар кулланганда сак булырга кирәк. Препаратларны контрольсез куллану җитди зыян китерергә мөмкин, дип билгели табиб.
Мясников сүзләренчә, кайбер антибиотикларны кулланганда кеше бөтенләй чукрак калырга мөмкин, чөнки алар рецепторларга өстәмә йогынты ясый. "Алар бик нык агулы", — дип белдерә табиб.
Аның сүзләренә караганда, кайбер сидек кудыручы дарулар да шундый ук нәтиҗәгә ия — алар ишетү нервына тәэсир итә, бу шулай ук саңгыраулыкка китерергә мөмкин.

Фото: medaboutme.ru
Читайте нас