+28 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
17 Ноября 2020, 13:05

Коронавируска - 1 яшь

Бер ел эчендә ул дөньяның астын өскә китерде.

Бер ел эчендә ул дөньяның астын өскә китерде.

Ковид-19 вирусы беренче тапкыр 17 ноябрьдә Кытайның Хубэй провинциясендә 55 яшьлек ирне дәваханәгә салганнан соң ачыклана.
Аннары вирус кыска вакыт эчендә дөнья буйлап таралды.

Әйтик, Русиядә тәүлек эчендә тагын 22 410 инфекция белән авыручы ачыкланды. Зарарланган кешеләрнең гомум саны 1 971 013кә җиткән. Бер үк вакытта 461 178 кеше авырый. Бу күрсәткеч берничә атна эчендә беренче тапкыр 87 кешегә кимегән.

22 055 пациент (барлык вакыт эчендә – 1 475 904) савыгып чыккан. Тагын 442 авыру очрагы үлем белән тәмамланган, бу пандемия вакытында рекорд булган. Үлем очракларының гомум саны 33 931гә җиткән.

Вируска кыска гомер теләп калабыз.

Фото: кп.ру
Читайте нас