Танылган җырчы Лев Лещенко сәхнә түрендә сүгенү буенча үз фикерен белдерде.
Аның фикеренчә, артистлар өчен сәхнәдә сүгенү оят булырга тиеш, дип саный.
- Бәлки, без барыбыз да норматив булмаган лексикадан файдаланабыздыр. Әлбәттә, тормышыбызда сүгенүне кулланабыз, әмма халык алдында сүгенү - нонсенс, - дип сөйләде ул.
Лещенко фикеренчә, артистлар үз чыгышларында һәм җырларында сүгенүне кулланганда тамашачының тәрбиясен төшерә.
Элегрәк Лещенко җырчы Валерий Меладзеның телевидениедә "Голубой огонек" тапшыруында төшерүгә бойкот игълан итәргә чакыруы белән килешкән иде.
Фото: Рен тв сайтыннан