Көләсе дә, елыйсы килә...
Шушы көннәрдә Сызраньда бик күңелсез инцидент булган. 50 яшьлек урындагы ир биле сызлаудан интеккән һәм шушы урынга елан агуы кушылган мазь сөртергә булган. Ләкин процедурадан соң ул кулларын юарга оныткан һәм... бәдрәфкә кергән. Берникадәр вакыттан соң ул инде әрнүгә түзә алмый башлый һәм ярдәм сорап табибларга мөрәҗәгать итә.
Кызганычка каршы, ир белән арытаба нәрсә булганы билгесез. Үзаллы дәвалану белән шөгыльләнергә кирәкмәгәнен тагын бер тапкыр исбатлый бу хәл. Елан агуы нигезендәге мазьлар кулланганда аеруча инструкцияләрне үтәргә һәм дозировканы сакларга кирәк. Мондый чаралар аллергиянең җитди төренә һәм анафилактик шокка китерергә мөмкин.