Башкортстан китапханәләре ассоциациясендә белемнәрне трансляцияләү өчен стандарт булмаган ысулны кулланырга булганнар. Ул да булса – комикслар.
Республикада 3 мең данәдән артык тираж белән нәшер ителгән беренче комикслар китабы "Абдул-Азиз һәм Кәрим: геройлар вакыты" дип атала. Һәр китапханә үз фондына башкорт һәм урыс телләрендә экземплярлар ала. Оештыручылар белдерүенчә, проектның максаты - башкорт теленең яшь китап укучыларын китап укуга җәлеп итү.
20 ноябрьдә 16 сәгатьтә совет дипломаты Кәрим Хәкимовның тууына 130 ел тулуга багышланган «Кәрим Хәкимовның тере китабы» проектын тәкъдим итү булачак.
Коронавирус йогышының таралуын булдырмау чаралары белән бәйле рәвештә, катнашучылар өчен презентация дистанцион технологияләр кулланып үткәрелә. YouTube каналында туры трансляция белән видеоконференцэлемтә системасы кулланылачак.
Проектны Китапханәләр ассоциациясе Башкортстан Республикасының дәүләт телләрен, республика халыклары телләрен саклау һәм үстерү буенча грант акчасына тормышка ашыра.
Фото: Бөтендөнья башкортлары корылтае сайтыннан.