+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
18 ноябрь 2020, 08:30

Әгәр гөл кинәт сулса...

Бүлмә гөлләре хуҗаларның киләчәген фаразларга да сәләтле икән.

Бүлмә гөлләре хуҗаларның киләчәген фаразларга да сәләтле икән.

Бүлмә гөлләре күзләрне сөендереп, һаваны кислород белән баетып кына калмый, алар үз хуҗасының киләчәген фаразларга да сәләтле икән.

Мәсәлән, халыкта спатифиллумны "хатын-кыз бәхете" дип тә атыйлар. Бу гөл киләчәктә хуҗабикәне ни көтүен белдерергә сәләтле, имеш. Спатифиллум шау чәчәккә төренсә, хатын-кызга байлык, тынычлык һәм гаилә бәхете китерә. Кызлар гөлнең мондый билгесеннән соң кияүгә чыгарга әзерләнсен. Бу гөл кинәт күп итеп эре чәчәкләр ата икән, өйгә бәби кайтачагы турында сөйли.

Гөлнең көтмәгәндә сулуы — бер дә яхшы билге түгел, гаиләгә финанс кытлыгы киләчәк, имеш. Аның яфраклары саргаю да мөнәсәбәтләрнең бозылуына китерә, өйдә тавыш-гауга чыгарга да мөмкин, дигән ышану бар.

Фото:shkolazhizni.ru
Читайте нас