+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
18 ноябрь 2020, 07:50

"Хәерле иртә!" видеорубрикасы янә Чакмагышта

Бүгенге иртәбез болайрак башлана. "Хәерле иртә!" рубрикасында Рим Идиятуллинның "Хәерле кич" китабыннан "Хәерле көн" шигырен Чакмагыштан Сәмига Фәрухшина укый.

Бүгенге иртәбез болайрак башлана. "Хәерле иртә!" рубрикасында Рим Идиятуллинның "Хәерле кич" китабыннан "Хәерле көн" шигырен Чакмагыштан Сәмига Фәрухшина укый.

Бу китапны рубрика героебызның гаиләсенә Рим Идиятуллин үзе бүләк иткән.

Шагыйрь шундый сүзләр дә язып калдырган:
"Балбабай Әгъдәлгә һәм аның куш йөрәкле җәмәгатенә!!!
Күңелләребез белән гел генә күрешеп яшәсәк иде! Сез бал кортлары нәселеннән ич. Кешеләрнең яхшылыгын үзләренә җыеп, кешеләргә яхшы дару итеп кайтаручы асыл затлардан! Кояшлы көннәрдә күрешергә язсын! Исәнлек теләп, зур хөрмәт белән, якташыгыз Рим Идиятуллинн. 25.10.08. Уфа".

Рим абыйның язган сүзләрен сезгә дә кабатлыйбыз: кояшлы, шатлыклы, матур һәм тыныч көннәрдә, сәламәтлектә күрешергә язсын, хөрмәтле гәзит укучыларыбыз! Сездән исә видео-сәламнәр көтеп калабыз! Җырлыйсызмы? Биисезме? Уен коралларында уйныйсызмы? Шуларны беләсебез, күрәсебез килә! Бер минутлык кына видео төшереп, 8 917 426 95 56 ватсап номерына салып җибәрүегезне көтеп калабыз!

Фото: thypix.com


Читайте нас