Әбҗәлил районында коры төзелеш катнашмалары җитештерү буенча «Цемикс» компаниясе заводын төзү төгәлләнеп килә. Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары, Хөкүмәт Аппараты җитәкчесе Илшат Таҗетдиновның Әбҗәлил районына эш сәфәре булды.
Аның барышында Магнитогорск тирәсендәге трассаны Дәүләт - Әлмөхәммәт юлы участогы белән тоташтыручы автомобиль юлы ачылды, шулай ук «Цемикс» компаниясенең инвестицион проектын тормышка ашыруның аерым аспектлары турында фикер алышынды.
Транспорт юлы өлешенең төзелеше 2018 елда башланган. Шулай ук, тимер юл аша юлүткәргеч төзелгән. Капитал салулар күләме 250 миллион сумга якын. Аны сафка бастыру белән тирә-юнь авылларда яшәүчеләр өчен Магнитогорскига барып җитү өчен вакыт сизелерлек кимиячәк.
Ул, шулай ук, «Цемикс» компаниясенең ихтыяҗларын исәпкә алып проектланган. Заводка технологик җиһазлар һәм материаллар китерүче зур йөк транспорты хәрәкәте туктатылганнан соң, анда асфальт-бетон өслеге урнаштырылачак.
Турыдан-туры «Цемикс» компаниясе һәм челтәр оешмалары вәкилләре катнашлыгында җитештерү мәйданчыгында электр белән тәэмин итү объектларын, шул исәптән электр тапшыру линияләрен, трансформатор һәм бүлү подстанцияләрен проектлау һәм төзүнең барышы каралды. Якын арада актив төзелеш фазасы башланачак, ул төп производствода эшләтеп җибәрү башланганчы тәмамланырга тиеш.
– Бу завод - Урал аръягын икътисади үстерүнең уртача сроклы комплекслы программасының иң эре инвестицион проектларының берсе. Ул Башкортстан масштабында гына түгел, бөтен ил күләмендә дә әһәмиятле. Бүгенге көндә инвестор Йозеф Ласселсбергер тарафыннан 5,2 миллиард сумнан артык акча кертелгән, планнарда инвестицияләр күләмен 14 миллиард сумга кадәр җиткерү каралган. Якынча 220 яңа эш урыны булдырылачак, - дип билгеләп үтте Илшат Таҗетдинов.
Биредә югары җитештерүчәнле заманча һәм экологик җиһазлар урнаштырылган, анда төрле коры катнашмаларның киң номенклатурасы чыгарылачак. Ел саен 200 мең тоннага кадәр ак цемент һәм 100 мең тонна микрокальцит, шулай ук 300 мең тоннага кадәр коры төзелеш катнашмалары җитештерү планлаштырыла.
Фото: Башкортстан Хөкүмәтенең рәсми сайтынан